Региональная общественная организация «Союз журналистов Республики Башкортостан» г. Уфа ул. 50 лет Октября, 13, 10 этаж, офис 1007
Союз журналистов Республики Башкортостан +7 (347) 276-42-66 Отправить нам письмо
» » “Кызыл таң”га — 105 ел!
01.03.2023 “Кызыл таң”га — 105 ел!
Тарихыбыз көзгесе һәм елъязмасы
Гәзитебез вакыйгаларга бай, катлаулы озын юл үтте

Тәүге адымнарыннан ук ул Башкортстан дәүләтчелеген юридик рәсмиләштерүгә зур өлеш керткән. Гражданнар сугышы, авыл хуҗалыгын коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы халык хуҗалыгын аякка бастыру, тыныч тормыш елларында республикабыз халкы гәзит битләреннән төрле вакыйгалар турында мәгълүматлар алган. Халкыбызның берничә буыны өчен рухи азык чыганагы, аң-белем таратучы тәрбияче, В. И. Ленин сүзләрен искә төшергәндә, “Коллектив агитатор һәм пропагандист кына түгел, коллектив оештыручы да” булган данлы басмабыз. Заман, вәзгыять, иҗтимагый корылыш нык үзгәргән шартларда да шушы вазыйфаларны ул әле дә үтәп килә.
Гомум билгеле рәсми мәгълүматлар буенча, гәзитебез Башкортстан Вакытлы Революцион Советы органы буларак оештырылган һәм 1918 елның 1 мартында Ырынбур шәһәрендә “Башкортстан” исеме белән татар телендә чыга башлаган. Вакытлы хакимият җиңелү сәбәпле, бишенче саныннан соң гәзит туктатылган. Кече Башкортстан үзәге Стәрлетамак шәһәрендә 1919 елның 14 сентябрендә “Башкортстан хәбәрләре” буларак тергезелгән. Республикабыз чикләре Уфа губернасы исәбенә киңәйтелеп, Уфа Башкортстан автономияле республикасы башкаласы дип игълан ителгәч, гәзит шунда күчерелгән, бераздан аталышы да, Ырынбурдагыча, “Башкортстан” дип үзгәртелгән. Гәзитебез 1924 елның 22 августыннан — “Яңа авыл”, 1930 елның гыйнварыннан “Коммуна” булып чыга башлаган. Ягъни, аталышы унике елда дүрт тапкыр алмашынган.
Аның каравы, гәзит менә хәзер 79 ел инде (1944 елның 12 мартыннан) “Кызыл таң” аталышына тугры. Туксанынчы елларга кергәч, кайбер “акыллы башлар” безгә: “Кызыл таң” исемен алыштырыгыз, инде заман үзгәрде, коммунизм төзү чоры узды, шулай булгач, ”кызыл” сүзен алып ташларга кирәк”, — дигән фикерләр дә әйтте. Ләкин коллектив һәм аның җитәкчелеге алар белән килешмәде, бу атаманың сәясәткә һәм заманга катнашы булмавын дәлилләде.
Баш мөхәррир Фаил Фәтхетдинов мәкаләсеннән: “Халкыбызда, “кызарып аткан таң көннең аяз, кояшлы булачагын хәбәр итә”, дигән сынамыш та бар бит. Шулай ук “таң” сүзе үзе үк метафорик мәгънәгә ия. Мәсәлән, әдәбиятта “таң җиле”, “саба җиле” дигән образлар бар. Борынгы шагыйрь­ләребез Кол Гали, Сәйф Сараи, Өмми Кәмал иҗатында, ХIХ-ХХ йөз әдәбия­тында бу образлар гаиләгә яхшы хәбәр китерүче буларак символик мәгънәгә ия. Ә “Кызыл таң”ны без гаилә гәзите итеп чыгарырга тырышабыз. Димәк, бүгенге редакция коллективы гәзи­тебезне алдыручы һәрбер кешегә бары тик яхшылыклар, изгелек-ләр, имин­лек­ләр һәм гаилә күгенең һәрвакыт аяз булуын тели. Шулай булгач, гәзитебезнең исеме җисеменә туры килә”.
Янә ерак үткәннәргә күз салсак, гәзитнең һәрбер тарихи чоры дис­тә­ләрчә күренекле исем белән бәйле. 20-30нчы елларның актив авторлары арасында Галимҗан Ибраһимов, Шаһит Ходайбирдин, Даут Юлтый, Габдулла Амантай, Гыйбадулла Алпаров, Нәкый Исән­бәт һәм башкалар­ның исемнәрен күрәбез. Гәзитебезнең элекке биш журналистына (Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әнгам Атнабаев, Абдулхак Игебаев, Равил Шаммас) — “Башкортстанның халык шагыйре”, икесенә (Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов) “Башкортстанның халык язучысы” исеме бирелгән. Төрле заманнарда безнең коллективта шулай ук Гариф Гомәр, Гайнан Әмири, Әнвәр Бикчәнтәев, Динис Исламов, Якуп Колмый, Хәсән Сәрьян, Әсгать Мирзаһитов, Вазих Исхаков, Фәнил Әсәнов, Рәис Габдрахманов кебек язучы, шагыйрьләр эшләгән. Элекке “Кызыл таң”чылар — фән докторлары, профессорлар Үзбәк Гыймадиев, Радик Сибәгатов, Суфиян Поварисов, Илдар Низамов, Гыйлемдар Рамазанов, Марсель Бакиров, Камил Гыйрфанов белән дә горурланабыз.
Безнең гәзит редакциясе әүвәлдән үк матбугат, мәгариф, мәдәниятнең җитәкче кадрларын әзерләү үзәге дә булып саналган. Башкортстан китап нәшрияты оештырылган, аның мөдире итеп гәзит хезмәткәре Фәйзи Жданов тәгаенләнгән. Соңрак та биредә директор яисә баш мөхәррир вазыйфаларын элекке каләмдәшләребез Гали Ишбулатов, Гата Алмаев, Гыйндулла Гозәеров, Хәбиб Мамлиев, Гайнислам Галиев башкарган. Башкортстан радиокомитеты оештырылгач, анда да рәис булып гәзитнең элекке җитәкче-ләре Лотфый Гадилов, Шәрәфи Шәймарданов, Гарифулла Гозәеров эшләгән. Утызынчы еллар башында татарлар күпләп яшәгән барлык районнарга да диярлек гәзит оештырырга “Коммуна” журналистлары җибәрел-гән. Хәтта Татарстанга да өлеш чыккан. Мәсәлән, Сафа Борһан 1926-28 елларда Татарстан китап нәшрия­тының баш мөхәррире, 1928-33 елларда “Кызыл Татарстан” һәм “Красная Татария” гәзитләренең җаваплы мөхәррире булып эшләгән. “Кызыл таң”да тәүге журналистлык чыныгуы алган Мөнир Әһлиуллин исә туксанынчы елларда “Ватаным Татарстан” гәзитенә җитәкчелек итте.
Әле 105 еллыгын билгеләүче “Кызыл таң”ның кимендә 65 еллык эшчәнлеге (мәктәптә укый башлаган чагымнан) минем күз алдымда, дип горурланып әйтә алам. Төпкел авылда туып-үстем. Почта бүлекчә­се бездән 8 чакрымда иде. Арада атлар үтәрлек басу юлы гына. Шундый шартларда да өебезгә гәзит соңлап китерелгәнен хәтерләмим. Күз ачкысыз буранмы, яңгыр коямы — почта таратучы аб­зыйның һәм аның балаларының өйгә гәзитләр, хатлар китерүенә карап сәгатьне дөресләргә мөмкин иде. Башка эш-мәшәкатьләрне туктатыбрак торып, әтәй һәм без — өйдәге биш-алты бала гәзиттә басылганнар белән танышып чыгабыз. Һәркайсыбыз үзе-нә кызыклы булган теманы таба. Кичләрен вакыт иркенәйгәч, кайбер мәкаләләрне, әсәрләрне әнкәйгә дә укып ишеттерәбез (аңа белем алу бөтенләй эләкмәгән). Кышкы кичләрдә күрше-тирәдәге әби-бабайлар да кереп утыра, гәзитнең эчтәлеге аларга да җиткерелә.
Расих Ханнанов, Равил Шаммасов, Илдар Низамов, Муса Сираҗетдинов очерк-сурәтләмәләренең геройлары күз алдына килеп баса. Саннан-санга бирелеп баручы Динис Исламов, Фәнил Әсәнов, Гали Ибраһимов, Ибраһим Абдуллин повестьлары буенча өлкәннәр фикер алыша. Әнгам Атнабаевның әледән-әле басылып торган шигырьләрен шунда ук ятлап алалар, клуб сәхнәсеннән генә түгел, хәтта мәҗлесләрдә сөйлиләр. Шул ук Фәнил Әсәновның, Әнгам Атна­баевның көнүзәк темаларга язган мәкаләләре буенча гәзит битләрендә башланып киткән сөйләшүдә күп кешеләрнең катнашуы... Ул чыгышлар буенча авыл өйләрендә, урамда, клубта, мәктәптә, хәтта кибеттә олысы-кечесе фикер алыша.
Мин дә, үземнең фикерләремне белдереп, авылдагы җитешсезлек-ләрне тәнкыйтьләп, “Кызыл таң”га хатлар яза башладым. Аларның иң беренчесе 1966 елның февралендә басылды. Бу вакытта 9нчы сыйныфта укый идем.
Соңыннан гәзитебез тарихындагы ул елларны “Ахунҗанов чоры” дип атый башладылар. “Кызыл таң”га 1964 елның гыйнварыннан 1967 елның апреленә кадәр партия һәм җәмәгать эшлеклесе, күренекле язучы һәм журналист Таһир Ахунҗанов җитәкчелек итә. Шушы 3 ел да 4 ай вакыт эчендә гәзитнең тиражы ике тапкыр артып 77400 данәгә җитә! “Кызыл таң”ның 95 еллыгы билгеләнгәндә (ә үзенең гомеренең соңгы айлары иде) Таһир Исмәгыйль улы шулай дип искә алды: “Мөхәррир булып барып утырдым. Өйрәтергә белсәм дә, гәзит эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенергә кирәк иде. Машинкага басарга бирел­гән кулъязмалардан башлап, секретариатка, аннан типогра­фиягә озатылган материалларның юлын өйрән­дем. Курьер Җиһан апа артыннан ияреп диярлек йөрдем. Эшнең асылына бераз төшенеп, бер айлап вакыт үткәч кенә гәзиткә мөхәррир буларак кул куя башладым.
“Кызыл таң”да минем канатлар җәелде. Ялгышлык ясамыйм, бәлагә тарымыйм, эшемнән төшермәсеннәр, дип курыкмый идем. Аннары мин бит монда үзем хуҗа. Коллектив әйбәт, әмма аны җанландырырга кирәк иде. Өлкә комитетының идеология бүле­геннән килгән кеше бит мин: артист­лар, язучылар, рәссамнар минеке. Очрашулар оештырабыз. Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинны штаттагы хезмәткәрләр кебек файдаланабыз. Командировкаларга алып чыгып китәбез. Татарстаннан кунаклар килә. Очрашулар, сөйләшүләр турында фотолар белән бизәлгән мәкаләләр чыга. Халык гәзиткә тартыла башлады. Язучылар, шагыйрьләр безгә килә, язмаларын ташыйлар. Рәми Гарипов, мәсәлән, һәр беренче язганын безгә китерә иде...”
Ахунҗанов абый яхшы кеше иде, әлбәттә. Ләкин аңа уңай вәзгыять туры килгәнлеген дә онытырга ярамый. 1964 елда СССРның иң югары җитәкчелеге алмашынды. Яңа хуҗа, матбугатка таяну белән бергә, аңа иркенлекләр дә бирде. Һәм “торгынлык еллары” дигән төшенчәнең кемнәр нинди максатта уйлап чыгарганын да без белергә тиеш.
Гәзитебезнең туган көннәре, шул исәптән юбилейлары, элек әллә ни зурдан купмыйча гына үткәрелеп килгән. Заманы шундый булган: халык та, җәмгыять тә юбилейлар белән мавыкмаган. Ә менә ХХ гасырда “Кызыл таң”ның 50 һәм 75 еллык тантаналары тарихи вакыйга булып калды. Миңа аларның икесендә дә катнашу бәхете тиде. Беренчесендә — авылдан кунак итеп чакырылган яшь хәбәрче, икенчесендә — гәзитнең баш мөхәррире урынбасары буларак, “Кызыл таң” һәм “Совет Башкортостаны” гәзитләренең 1968 елның 13 март саннары бәйрәмчә бизәлештә чыкты. СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә, 50 еллык юбилейлары уңаеннан, аларның икесе дә Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнде. Ике ре­дакциянең дә байтак кына хез­мәт­кәрләренә РСФСРның һәм БАССРның мактаулы исемнәре, РСФСР һәм БАССР Югары Советлары Президиумнарының Мактау грамоталары бирелде.
Ике гәзитнең дә юбилей тантаналары Башкортстанның эшче һәм авыл хәбәрчеләренең VII съезды белән бер­гә туры китерелгән иде. БАССР Министрлар Советының Зур залында ике көн барган эшлекле сөйләшүнең ике көнендә дә республикабызның төп өч җитәкчесе — КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Зыя Нуриев, БАССР Югары Советы Президиумы Рәисе Фәйзулла Солтанов, БАССР Министрлар Советы Рәисе Зәкәрия Акназаров катнаштылар.
1968 елда “Кызыл таң”ның тиражы 89 мең булса, 1989 елда рекордлы күрсәткечкә — 120 мең данәгә җитте. Аннары кими башлады. 75 еллык юбилей Башкорт дәүләт филармо­ниясендә 1993 елның 20 мартында үткәрелгәндә тираж 100 мең данә иде. Чарада катнашкан иң зур җи-тәкчеләр Башкортстан Югары Сове-тының даими комиссиясе рәисе Зөфәр Еникеев, республиканың матбугат һәм киңкүләм хәбәрдарлык министры Зөфәр Тимербулатов һәм Журналистлар берлеге рәисе Ризван Хаҗиев булды. Берничә хезмәттәшебезгә шулай ук югары исемнәр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
“Кызыл таң”ның 90 еллыгы “Уфа “Нур” татар дәүләт театрында фәнни-гамәли конференция итеп үткәрелде. 100 еллык Конгресс-холл бинасында чагыштырмача югары дәрәҗәдә билгеләнде.
Истәлекле даталарга үзебез дә бүләкләр әзерләдек. 90 еллыкка — “Кызыл таң”ның кыскача энциклопедиясен, 95 еллыкка “Кызыл таң” фотоальбомын Башкортстан “Китап” нәшриятында һәм Уфа полиграфкомбинатында югары зәвыклы итеп бастырып чыгардык. Кимендә 20 еллык хезмәтемнең нәтиҗәсе буларак, “Кызыл таң” шәхесләре” дигән китабым (47 кеше турында) Казандагы “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексында дөнья күрде һәм гәзитебезнең 100 еллыгы билгеләнгән көннәр­дә актив авторларыбыз, укучыларыбыз кулына килеп керде.

Фәрит Фаткуллин,
Башкортстан матбугатында 51 ел, шул исәптән “Кызыл таң”да
48 елга якын эшләгән журналист.

Другие новости Комментарии (0) Оставьте свое мнение Вконтакте
Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий