Региональная общественная организация «Союз журналистов Республики Башкортостан» г. Уфа ул. 50 лет Октября, 13, 10 этаж, офис 1007
Союз журналистов Республики Башкортостан +7 (347) 276-42-66 Отправить нам письмо
» » Күчтәнәчкә – пар бәлеш
14.07.2021 Күчтәнәчкә – пар бәлеш
Нәкъ 30 ел элек 12 июль көнне “Өмет” гәзитенең тәүге саны дөнья күрде. Пандемия шартларында бәйрәмне тантаналы шартларда үткәрергә туры килмәсә дә, без тугры дусларыбыз белән бергәләп, аларның хөрмәтен һәм игътибарын тоеп, әлеге чараны тъгщрщк табын корып, гәпләшеп, бик җылы итеп үткәрдек.

Бу көнне редакция адресына күп санлы котлау сүзләре яңгырады, телефоннар, социаль челтәрләр аша изге теләкләр юлланды. “Өмет” янә бер кабат үзенең чын дуслары, басманы яратып укучылары барлыгына ышанып, алга таба да дәртләнеп эшләргә яңа көч-куәт алды.
Кунакларга килгәндә, Башкортстан Республикасы Журналистлар союзы рәисе Вәдүт Исхаков, союзның сәркатибе, ветеран-журналист Мәүлидә Якупова, “Өмет”нең якын дуслары, меценат, шагыйрь һәм композитор, куп санлы популяр җырлар авторы Мидхәт Әбделмәнов, шулай ук Благовар районының Яңыш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Мәхмүт Ибраһимов һәм аның тормыш иптәше Наилә Рәшит кызы безне белән котларга күчтәнәчләр белән килгәннәр иде. Вәдүт Гайфулла улы иҗади коллектив хезмәткәрләренә РФ Журналистлар берлегенең Мактау грамоталарын тапшырды. Иң тугры дустыбыз, “Өмет бүләк ит” акциясендә катнашып, ел саен дусларын- туганнарын “Өмете”ле итүче Мидхәт абый Әбделмәнов безнең өчен махсус заказ биреп зур бәлеш пешертеп алып килде. Благовардан Ибраһимовлар гаиләсе дә күчтәнәч бүләк белән сөендерде –алар да юбилей уңаеннан татар милли ризыгы бәлеш пешереп алып килеп, сыйлады.
Менә шулай пар бәлешләр белән сыйланып, ихлас һәм күңелле аралашып, билгеләдек туган көнне. Олылапр әйтмешли, еллар имин торса, көз аенда бәйрәмне зурлап үткәрүне күз уңында тотабыз.

Ильфира Нигъмәтуллина.
Ф/ Истәлеккә фото