Региональная общественная организация «Союз журналистов Республики Башкортостан» г. Уфа ул. 50 лет Октября, 13, 10 этаж, офис 1007
Союз журналистов Республики Башкортостан +7 (347) 276-42-66 Отправить нам письмо
» » Гомерем мизгелләре
16.01.2021 Гомерем мизгелләре
Мин авыл малае

Туган авыллар һәркем өчен матур инде ул. Минем авылым – Мәтәүбашка килгәндә, бакча артыбызда гына Мәтәү елгасы ага. Елганың башында утырганга, авылны да шулай атаганнар. Бераз арырак Мәтәүтатак авылы да бар. Бала чакта җәй буе елга буеннан кайтып кермибез. Мәтәү елгасының як-ягында төрле агачлар үсә, штаблар ясап, атышлы уйнап йөрер өчен шәп урын. Елга тирән түгел, тавык атлап кичә ала. Ләкин елганы ел саен янгыннардан саклану өчен дип берничә җирдә буып куялар иде. Тракторлар белән, зур итеп. Мин бала чакта мөнчадан корытаны алып төшеп кәмәм итеп башка малайларны кызыктырып шунда йөзгәли идем. Егылып төшсәп котылам димә, чөнки йөзә белмим. Әти-әни минем кәмәче булуымны ишеткәч корытамны “конфискават” иттеләр.

Мин – бомж

Мин Совет Армиясеннән илнең теләсә-кайсы югары уку йортына конкурссыз кабул ителү хокукы биргән комсомол характеристикасы белән кайтсам да, булган белемемне искә төшерү, булмаганын булдыру өчен өч айлык әзерлек курсларына керергә карар иттем. Уфага килеп Башкорт дәүләт университетын эзләп таптым. Ак мәрмәр колонналары белән балкып утырган мәһабәт, мәгърур бинаның юл аша каршы ягында уйланып басып торам. Ай-һай, кереп булыр микән?! Ул вакытта республикада башка университетлар юк иде әле. Бинасына якын килергә, ишеген ачып керергә дә кыймый торам. Ишегенең әледән-әле ачылып торуына, анда яшьләрнең кереп-чыгып йөрүләренә күз ияләшә төшкәч, мин дә бер төркем яшьләргә тагылып кереп киттем. Эченә кергәч бина ул кадәр мәһабәт булып күренмәде, мин үземә кирәкле бүлмәне эзләп таптым. Әзерлек курслары кичке булып чыкты, торыр өчен тулай торак каралмаган. Уфада туганнарыбыз да, танышларыбыз да юк. Әти-әни фатирга булса да керерсең дип җибәргән иде. Кунакханәләрдә урын юк. Уфаның тимер юлы вокзалына төшеп, беренче төнне шунда уздырдым. Икенче көнне фатир эзләүгә багышладым. Уфаның Үзәк базар һәм тагын берничә урында игъланнар тактасыннан укып, шулар буенча йөреп чыктым. Фатир табылмады. Кичен укуга барып килеп кабат тимер юлы вокзалына төштем. Аның икенче катының бер башында буфет, анда гел кеше кайнаша, икенче башы чагыштырмача тыныч. Анда минем кебек төн чыгучылар җыела. Вокзалда кунарга ярамый, милиция әледән-әле йоклаучыларны уятып, кая баруларын сорашып тора. Без, йоклаучылар, алар күренү белән бер-беребезне уятабыз. Икенче, өченче көннәрем дә фатир эзләп үтте. Вокзал бәдрәфендә генә юынып болай озак яшәп булмаячак. Шулай бер атна узды. Без, вокзалда кунып йөрүчеләр, бер-беребезне таный башладык. Тагын берничә көннән яшәү урыны табалмасам, кайтып китәм дип карар иттем, бәхеткә үзем белән кичке курста укучы бер егет фатир хуҗасы белән сөйләшеп мине дә яннарына сыйдырдылар. Шулай итеп, Галимҗан Ибраһимовча әйткәндә, без тормышның төбеннән күтәрелдек. Бомж да булып алдым. Дөрес, ул вакытта бу термин юк иде әле.

“Нур” театры башында без дә бар

Беренче курста укып йөрим. Балачактан ук шигырь җене кагылу сәбәпле, уку йортындагы “Акчарлаклар” иҗат түгәрәгенә йөрисе килә. Айлар уза, ләкин аның утырышы узмый да узмый. Өч айлык әзерлек курсында мине фатирга кертешкән Вәгыйзь Сабитов атлы егет белән тулай торакта бер бүлмәдә торабыз. Ул рәхәтләнеп “Шоңкар” түгәрәгенә йөри. Анда Рамил Колдәүләт, Габидулла Зарипов, Тәнзилә Дәүләтбирдина һәм башкалар. Сирәк-мирәк “Акчарлаклар” утырышлары да узгалады. Анда миңа ошамады. Беренче курсны тәмамлагач “Акчарлаклар”ны җанландыру турында уйланам. Әтием, энем белән печән чабып йөрим, күңелдә иҗат түгәрәге. Фикерләремне туплап план төзедем. Көзен, ниһаять, “Акчарлаклар”ның тәүге утырышына җыелдык. “Акчарлаклар”ның эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр. Кафедра Ләйсән Кәшфиеваны түгәрәк старостасы итеп тәкъдим итте. Аны күпчелек тавыш белән сайлап куйдык. Кул күтәреп сүз сорадым. Һәм 6-7 табак дәфтәр битен тутырып язган докладымны укырга керештем. Ул доклад миндә әле дә саклана. Анда түгәрәкнең утырышларын даими уздыру, концерт труппасы төзеп районнарга чыгу, университет гәзитендә аена бер “Акчарлаклар”ның иҗатын бастыру, “Кызыл таң”, “Ленинсе” гәзитләрендә даими чыгыш ясау, язучы-шагыйрьләр белән очрашулар уздыру һәм башка тәкъдимнәр кергән иде. Мин түгәрәк эшчәнлеген “икеле”гә бәяләдем. Докладымны “Акчарлаклар” түгел, “Кара каргалар сез” дип бетереп куйдым. Башта аудитория тын торды, аннан җанланып киттеләр һәм мине староста итеп сайлап куйдылар.
“Акчарлаклар” районнарга ара-тирә чыккалаганы булса да, даими эшләү өчен концерт труппасы төзедек. Җитәкчесе итеп бүген “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары йөген тарткан Фаил Фәтхтдиновны сайладык. Районнарга чыгабыз. Ул вакытта татарча концерт бирүләр тыелган иде. Без тәүгеләрдән булдык. Мин скетчлар язам, аларны сәхнәдә уйныйбыз. Җырчы, биюче кыз һәм егетләребез бик көчле. Алар арасында бүген Казан филармониясендә эшләгән Айдар Габдинов, “Юлдаш” радиосы дикторы, танылган җырчы Рания Билалова һәм башкалар бар. Берничә гармунчыбыз да бар. Шуларның берсе бүген “Кызыл таң” гәзитенең күп еллар баш мөхәррир урынбасары йөген тарткан, популяр җырлар авторы Фәнис Гәрәй. Читтән торып укучы студентларны да җәлеп иткәләдек. Алар арасында Фән Вәлиәхмәтов, Ризван Хәкимов, Фәрит Шәйхетдин (Баганай) да бар. Андый көчләр белән начар концерт куеп булмый. Бер концертыбыз Туймазыда үзешчән театр җитәкчеләре җыелган чакка туры килде. Сәхнә артына күтәрелеп безгә бәя бирделәр. “Тәрбияви ягыгыз аксый, ләкин сатира-юморга бай, халыкның күңелен күтәрдегез”, – диделәр. Без тәрбия бирергә җыенмадык та.
Үзгәреш җилләре исә башлагач, Уфада татар театрын оештыру эшләре башланды. Бу эшнең башында Мәҗит Мөдәрисов белән Әбелхәер Сафиуллин йөрде. Алар бу эшләрен башлау өчен безнең төркемне дә чакырды. Чөнки театр буш урында оеша алмый. Без тәүге репетицияләрдә катнаша башладык. Уфа хакимиятенә театр-студия кирәклеге турында хат яздык. Ул хат “Нур” театрының музеенда бүген дә саклана.